Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Көнбатыш Скрипальләрне агулауны Русиягә һөҗүм өчен уйлап тапкан


Владимир Путин матбугат очрашуында
Владимир Путин матбугат очрашуында

Владимир Путин матбугат очрашуында Көнбатышны сәясиләштерелгән русофоб гамәлләрдә гаепләде, Керич бугазындагы вазгыятьне провокация дип кабатлады, илдә 200 чүп эшкәртү корылмасы төзергә кирәк диде.

20 декабрь Русия президенты Владимир Путинның зур матбугат очрашуы уза. Журналистлар башлыча социаль-икътисади мәсьәләләр һәм Русиянең Көнбатыш белән мөнәсәбәтләре турында сораулар бирде.

Путин Көнбатыш илләре Солсберида Сергей һәм Юлия Скрипальләрне агулауны Русиягә һөҗүм итү өчен уйлап чыгарган дип белдерде. Ул башка дәүләтләр Русиянең үсешен тоткарларга тели дип саный.

Керич бугазында Украин кораблары белән бәйле хәл турында сөйләгәндә, президент сүз украин хакимиятләренең провокациясе турында бара диде. Путин фикеренчә, моның максаты – президент Петр Порошенконың рейтингын күтәрү.

Матбугат очрашуында чүп эшкәртү мәсьәләсе дә күтәрелде. Русиядә кайчан чүп эшкәртү белән шөгыльләнә башларлар икән дип Чиләбе журналисты сорады. "Дистә еллар буена чүп чокырларга гына ташланды. Беркем беркайчан да эшкәртү белән шөгыльләнмәде. Канунсыз чүплекләрне бетерергә кирәк. Бу беренчедән. Икенчедән, эшкәртү индустриясен булдырырга кирәк", диде Путин.

Аның сүзләренчә, 2024 елга Русиядә 200 чүп эшкәртү корылмасы төзелергә тиеш.

"Заводлар төзелүгә каршы кешеләрне аңлыйм. Халыкара тәҗрибә кулланылырга тиеш. Кайбер экологлар һәм төбәкләрдә ватандашлар чүп яндыру корылмалары төзүгә каршы. Әлеге заводлар сыйфатлы булырга тиеш. Фильтрларда экономияләмәскә кирәк – бу корылмаларның иң кыйммәтле өлеше", диде президент.

Путин мисалга Токионы китерде. "Анда чүп яндыру корылмасы шәһәр үзәгендә урнашкан. Бернинди ис юк, проблем юк, чөнки технологиясе үтәлә. Бездә дә шулай булырга тиеш", диде ил башлыгы.

Путинның матбугат очрашуы көндезге сәгать 12дә башланды. "Открытая медиа" сайты мәгълүматынча, әлеге чара бюджетка 60 миллион сумга төшкән. Акчаның күп өлеше декорацияләр төзүгә киткән. Очрашуга 1702 журналист аккредитацияләнгән.

XS
SM
MD
LG