Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар атлары аерым токым буларак рәсми теркәлде


Татар токымлы атларны үрчетү өчен рәсми рөхсәт быел декабрьдә бирелгән. Татарстанда 300ләп баш татар аты бар диелә.

Татар атлары аерым токым буларак теркәлгән. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов журналистлар белән очрашуда хәбәр иткән.

"Татар токымлы атларны 2005 елдан бирле үрчетәбез. 2018 елның 4 декабрендә моның өчен рәсми рөхсәт алдык. Теркәү турындагы документның оригиналын 25 декабрьдә алачакбыз", дигән Хәҗипов.

Аның сүзләренчә, татар токымлы атлар ярышлар һәм кымыз җитештерү өчен үрчетелә. Алар чыдам, кышын кар астыннан да җим таба ала, көненә 100-120 чакрым уза ала.

Татар атларын Лениногорски, Әлки, Теләче, Саба районнарында үрчетәләр. Татарстанда мондый 300ләп баш ат бар.

Татар токымлы атларны үрчетүгә игътибар итү турында авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов берничә ел элек үк белдергән иде.

"Соңгы елларда татар атларының нәсел башын эзләп табып, аларны мөкәммәлләштерү белән шөгыльләнә башладык. Аның өчен республикада кечкенә генә махсус програм булдырдык. Татар токымлы атларны үрчетүчеләргә баш санына карап субсидияләр бирү, колын өчен ярдәм дә карала. Чабышларда дан тота торган атлар булмас, әмма алар генетик яктан чыдам. Исеме дә безнең милләт белән бәйле булгач, әлбәттә, ул атларга игътибарны көчәйтергә һәм күпләп үрчетергә исәбебез бар", диде Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG