Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә полиция вәкаләтләрен арттырырга тәкъдим ителә


Архив фотосы
Архив фотосы

Русиядә полиция хезмәткәрләренә кайбер очракларда кешеләрне капшап тикшерергә, йортларына керергә, машиналарның ишеген ватып ачарга рөхсәт бирелергә мөмкин.

Русия эчке эшләр министрлыгы "Полиция турында" канунга үзгәрешләр әзерләгән. Анда полиция хезмәткәрләренең хокукларын һәм бурычларын конкретлаштырырга тәкъдим ителә. Аерым алганда, тәртип саклау хезмәткәрләренә караклыкта шикләнелгән кешеләрне капшап тикшерүне рөхсәт итү тәкъдиме бар.

Моннан тыш, кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә янаган очракларда полиция хезмәткәре башта "кичектерелмәс чаралар күрергә", аннан соң гына үзе белән таныштырырга һәм гаеплегә хокуклары турында аңлатырга рөхсәт биреләчәк.

Эчке эшләр министрлыгы шулай ук үз хезмәткәрләренә "аерым урыннарга" тыелган әйберләрне алып керүне кисәтү өчен кешеләрне, аларның әйберләрен һәм йөкләрен тикшерү хокукы бирелә. Нинди урыннар икәненә ачыклык кертелми.

Министрлыкта полициягә җинаять урынында тотылган, әмма качып китә алган затларны тоту өчен торак йортларга яки башка биналарга керү хокукы да бирергә кирәк дип саныйлар.

Полиция ватандашларны "коткара" алсын өчен канун өлгесендә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә машиналарның ишекләрен ватып ачу хокукы бирү дә сорала. Мондый хокук машина эчендә гомерләренә куркыныч янаган кешеләр яки җинаятьче ябылып калганда кирәк диелә.

Әлеге вакытта полиция хезмәктәрләре кешеләрне кораллары, патроннар, шартлаткыч матдәләр, наркотиклар, агулы яки радиоактив матдәләр барлыгы турында мәгълүмат булганда гына капшап тикшерә ала.

XS
SM
MD
LG