Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Русиядә BBC-ны тикшерәчәк


Роскомнадзор хәбәрендә язылганча, әлеге тикшерү Лондонның RT телеканалына карата гамәлләре белән бәйле.

Роскомнадзор BBC-ның интернеттагы сайтларын һәм BBC World News телеканалын тикшерә башлаячак. Бу хакта дәүләт оешмасының сайтында хәбәр ителә. Роскомнадзор BBC материалларының Русия кануннарына каршы килү-килмәвен ачыкларга җыена диелә.

Хәбәрдә язылганча, әлеге тикшерү Лондонның RT телеканалына карата гамәлләре белән бәйле.

Британиянең медиа өлкәсендәге мәсьәләләрне көйләүче Ofcom оешмасы RT телеканалының 2018 елның март-апрелендә эфирга чыккан 10 програмын тикшергән. Аларның җидесендә төрле тайпылышлар ачыкланган диелде. 20 декабрьдә Ofcom Кремль тарафлы телеканал тапшыруларны күрсәтү кагыйдәләрен бозган дип белдерде. Аерым алганда, RT-ны Скрипальләрне агулау һәм Украина белән Сүрия вакыйгаларын яктыртканда объективлык булмауда гаепләделәр.

Әлегә телеканалга бернинди дә чикләүләр кертелмәде. RT-ны эфирларын төзәтергә мәҗбүр итәргә, штраф салырга, лицензиясен алырга мөмкиннәр. RT вәкилләре Ofcom карары "күңелне кайтарды" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG