Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә украин байрагы төсендә өндәү кәгазьләре салынган дрон килеп төшкән


Архив фотосы
Архив фотосы

20 декабрь кичендә Акмәчетнең Февраль урамы тирәсенә килеп төшкән дрон янында "Украинага – дан!" дигән өндәү кәгазьләре табылган. Полиция өч сәгатькә урамны ябып тикшерү эшләре алып барган.

Дронны күрүчеләр аның Акмәчет үзәгенә таба очканын, агачларга эләгеп, наркодиспансер диварына бәрелеп килеп төшкәнен хәбәр итә. Аннан украин байрагы төсендә өндәү кәгазьләре коелган, аларда украин телендә "Украинага – дан!" дип язылган булган дип хәбәр ителә.

Крым.Реалии хәбәрчесе Антон Наумлюк сүзләренчә, полиция бу урынны киртәләп ябып куйган, урынга кинологлар чакырылган.

Шул ук көнне Акмәчетнең Куйбышев чатында бер ир кеше машинасында Украина яклы шигарләр кычкырып утырган. Полиция аны тоткарлап алып китүе хакында хәбәр итә "Новости Крыма" агентлыгы.

20 декабрь матбугат очрашуында Владимир Путин "Кырымда яшәүчеләр 2014 елда Русиягә кушылу референдумында тавыш бирделәр. Бу вакыттан Кырым Русия федерациясенең бер өлеше булды", диде.

XS
SM
MD
LG