Президент Владимир Путин Дагыстанның элекке башлыгы Рамазан Абдулатыйповны Каспий төбәге дәүләтләре белән һуманитар һәм икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре вәкиле вазифасыннан азат итте.
Икенче фәрман белән Путин Абдулатыйповны Җиддә шәһәрендәге Ислам һәм хезмәттәшлек оешмасында Русиянең махсус вәкиле итеп билгеләде. Моңа кадәр әлеге вазифада эшләгән Сергей Козлов эшеннән азат ителгән.
Бу хакта хокукый мәгълүмат порталында хәбәр ителә.
Абдулатыйповны узган елның көзендә Кремль Дагыстан башлыгы вазифасыннан алган иде.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасында Русия вәкиле булып Казанның элекке мэры Камил Исхаков та эшләде. Соңрак ул Татарстан президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде.