Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуаш галимнәре Чабаксарда Явыз Иванга һәйкәл куюга каршы чыкты


Явыз Иван
Явыз Иван

Гыйльми шура шәһәр мэриясенә киләчәктә Чабаксарда һәйкәлләр кую турында галимнәр белән фикерләшергә тәкъдим итте.

Чуаш дәүләт һуманитар фәннәр институтының гыйльми шурасы Чабаксарда Явыз Иванга һәйкәл куюга бертавыштан каршы чыкты.

Гыйльми шура шәһәр мэриясенә киләчәктә Чабаксарда һәйкәлләр кую турында галимнәр белән фикер алышырга тәкъдим итте. Галимнәр "шәһәр хакимияте нигез итеп алган тавыш бирү объектив түгел", дип саный.

Институт мөдире, Чуашстан Дәүләт шурасы депутаты Петр Краснов "әлеге һәйкәл Казан өчен әзерләнгән, әмма анда баш тартканнар" дип тә белдерде. Аның сүзләренчә, Явыз Иванга һәйкәл куюда башка шәһәрләрдә дә авырлыклар туа.

"Открытый город" сайтында Чабаксарда патшага һәйкәл кую турында тавыш бирү оештырылган иде. Тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Явыз Иванга һәйкәл кую - бик шәп идея дип саный.

Чабаксардан тарихчы Дмитрий Мадуров һәйкәлне кую чуашлар белән татарлар арасына чөй кагарга мөмкин дип белдерде.

Чуашстан башкаласында Явыз Иванга һәйкәл кую турында 2015 елда белгечләр шурасында фикер алышу булган иде инде. Ул вакытта да күпчелек һәйкәлгә каршы чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG