Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинны хуплау Татарстанда 20 процентка кимегән


Татарстанда Русия президентының рейтингы төшә бара. Ел башында ул 80 процент булса, хәзер 60 тирәсендә генә. Путинга тискәре мөнәсәбәттә булучылар саны да 3 мәртәбә арткан.

Русия президенты Владимир Путинның рейтингы кисәк төшү турында 21 декабрьдә КФУның Иҗтимагый-сәяси һәм этно-конфессиональ мәсьәләләр белгечләре шурасы утырышында әйттеләр.

"Татарстанда елның өченче чирегендә Русия президентының рейтингы 20 процентка төште. Бу пенсия һәм өстәмә кыйммәт салымы (НДС) реформалары белән бәйле. Әгәр Русия президентын сайлау вакытында ул 80 процент булса, хәзер рейтинг 60 процент тирәсе", дип белдерде сәясәт фәннәре докторы Андрей Большаков.

Утырышта Путинга тискәре мөнәсәбәттә булучылар саны артуын да әйттеләр. Ул ел башында 10 процент кына булса, хәзер инде Русия башлыгына тискәре караучылар саны 30 процентка җитә.

Мәскәүнең татар теленә каршы башлап җибәргән һөҗүме дә халыкта Путинга булган мөнәсәбәтне бозганмы - утырышта бу хакта әйтелмәде.

Анда бары тик Татарстандагы вәзгыятькә гомуми бәя бирү саннары гына бәян ителде. "Соңгы вакытта Татарстанда вазгыять ничек үзгәрә?" дигән сорауга 33 процент респондент "Мөгаен, яхшырадыр", 32 проценты - "Үзгәрми" һәм 14 проценты "Начарая" дип җавап кайтарган.

19 декабрь кичендә Чаллыда бер төркем яшьләр машина юлына "Путин, акылыңа кил" дигән язу тотып чыккан иде. Узып баручы машинадагы кеше аларны видеога төшереп YouTube-ка чыгарды. Машина йөртүче кеше дә протест белдерүче егетләрне хуплавын әйтә.

12 декабрьдә исә активистлар Чаллыдагы бер күпергә "Путин - карак" дигән баннер элделәр.

XS
SM
MD
LG