Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда республика телләрен саклау програмын 2021 елга кадәр озайттылар


Татарстан хөкүмәте Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү програмын бер елга озайтты. Бу турыдагы кара хөкүмәтнең рәсми порталында чыкты.

Телләрне саклау програмын 2021 елга кадәр озайту белән бергә, аны тормышка ашыруга тотыласы акча күләме дә артып 122,61 млн сумга җиткән.

Телләр саклау програмы 2014 елда кабул ителеп, 2020 елга кадәр исәпләнгән иде.

Билгеле булганча, Татарстан шушы програм нигезендә республикадагы татар, урыс, башка телләргә ярдәм итү генә түгел, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга да туган телләрен сакларга булышу эше алып барды. Програмның тулаем бюджеты 1 206,81 млн сум, шуның 839,45 миллионы тотылган да инде.

Соңгы вакытларда тел мәсьәләсе кискенләшүгә карамастан, програмга аерым үзгәрешләр кертелмәгән. Татарстан хөкүмәте програм нигезендә ачыла торган татар укыту-мәдәни үзәкләренең – КФУның Каюм Насыйри институты филиаллары санын арттырырга ниятли – мондый үзәкләрнең саны 12-гә җитәргә тиеш. Яңа документта татар балаларының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында туган телләрендә белем һәм тәрбия алуларын колачлау дәрәҗәсе сизелерлек кимегән. Беренче чорларда бу сан 64 процент булырга тиеш дип каралса, яңа програмда ул 10 процентка кимегән – хәзер 54 процент. Шул ук вакытта урыс милләтеннән булган балаларны гомуми белем бирү оешмаларында урыс телендә укытуны колачлау дәрәҗәсе 100 процент күләмендә сакланырга тиеш.

Калган күрсәткечләр документта элеккечә калган.

XS
SM
MD
LG