Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чүп яндыру корылмасын 2019 елда төзи башламакчылар


Осиново һәм Залесный тирәсендәге сәнәгать корылмалары
Осиново һәм Залесный тирәсендәге сәнәгать корылмалары

Чүп яндыру корылмасы Казанда 2022 елдан да калмый тапшырылырга тиеш диелә.

Казанда чүп яндыру корылмасын төзү өчен бөтен кирәкле рөхсәт докментларын киләсе елның җәенә алып бетерергә җыеналар. Шуннан соң төзү эшләре башланчак. Бу хакта РБКга интервьюда заводны төзү белән шөгыльләнүче "РТ-Инвест" ширкәте җитәкчесе Андрей Шипелов хәбәр иткән. "Татарстанда корылманы 2022 елдан да калмый тапшырылырга ниятләнелә", дигән ул.

Шипелов сүзләренчә, әлеге вакытта корылманың проект документлары Дәүләт экология экспертизасына җибәрелгән.

Чүп яндыру корылмасын Яшел Үзән районына кергән Осиново бистәсендә төзергә җыеналар. Завод төзергә планлаштырылган җир төзелеш инвесторы - "Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест"ка бирелгән. Анда Казандагы 50% каты калдыкларны юк итү күздә тотыла. Экологлар, җәмәгать эшлеклеләре, завод төзеләсе Осиново бистәсе халкы төзелешкә каршы чыгып төрле чаралар уздыра.

XS
SM
MD
LG