Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 елның төп вакыйгасы дип русияләр Кырым күперен ачуны атаган


Кырымда Керич күпере
Кырымда Керич күпере

Левада үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, елның төп вакыйгалары дип русияләр Кырым күперен төзүне һәм пенсия реформасын атаган. Халык шулай ук 2018 ел былтыргысына караганда, авыррак булды дип тә белдерә.

Русияләр узып баручы елның төп вакыйгаларын атаган. Левада үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, респондентларның 47 проценты Кырым күпере ачылышын атаган. Икенче урында - пенсия реформасы, аны русияләрнең 46 проценты билгеләгән. Русия президенты сайлауны төп вакыйга дип халыкның 37 проценты саный.

Аннары футбол дөнья беренчелеге (36%) һәм Кемереводагы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгын (34%) килә.

Русияләрнең 30 проценттан кимрәге Керич бугазында украин корабларын тоткарлауны һәм Сүриядәге хәрби низагны атаган.

Солсберида Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулауны сораштыруда катнашучыларның нибары җиде проценты төп вакыйгаларның берсе дип белдергән. Telegram-ны Русиядә томалауны атаучылар саны тагын да азрак - биш процент кына. Русияләрнең дүрт проценты - Ингушентия белән Чечня арасындагы чикләрне үзгәртүгә каршы митингларны, өч проценты - режиссер Олег Сенцовның ачлык тотуын һәм ике проценты режиссер Кирилл Серебренниковка мәхкәмә эшен билгеләгән.

Сраштыру нәтиҗәләренә караганда, русияләрнең яртысы 2018 ел былтыргыга караганда, авыррак булды дип белдергән.

XS
SM
MD
LG