Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда киләсе елдан беренче бала өчен 300 мең сум түләү туктатыла


Башкортстанның элекке башлыгы кушуы белән башланган республика програмы соңгы елын эшли. Аны озайтырга җыенмыйлар.

Башкортстанда 2019 елның 1 гыйнварынннан соң туган гаиләдәге беренче бала өчен 300 сум түләү туктатыла. Республика програмын озайтырга җыенмыйлар. Республика вице-премьеры вазифасын башкаручы Ленара Иванова сүзәләренчә, акча 2019 елның 1 июленә кадәр документ тапшырып өлгергән кешеләргә генә бирелә.

"Програмга эләккән яки эләгергә тиешлеләр генә пособие белән тәэмин ителәчәк. Әлбәттә, 2019 елның 1 гыйнварына кадәр туган балаларга гына", дип китерә "Комсомольская правда" Иванова сүзләрен.

"Беренче бала өчен 300 мең" республика програмын 2017 елда Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов башлаган иде. Ул төбәктә бала тууны арттыру чарасы буларак кабул ителде. Яшь ата-аналарга республика казнасыннан бер миллиард сум акча бүленде. 300 мең сум торак шартларын яхшыртуда ихтыяҗы булган гаиләләргә бирелде. Әлеге акчаны бары тик фатир яки йорт сатып алу өчен генә файдаланырга була.

XS
SM
MD
LG