Accessibility links

Кайнар хәбәр

Силуанов: Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль төзүдә икътисади мәгънә юк


Мәскәү-Казан тиз йөрешле поезд юлының харитасы
Мәскәү-Казан тиз йөрешле поезд юлының харитасы

Казан белән Мәскәү арасында очкычлар очып тора, югары тизлекле поезд юлына ихтыяҗ юк дип саный Русия финанс министры Антон Силуанов.

Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль проекты икътисади яктан акланмаган. Бу хакта журналистларга беренче вице-премьер, Русия финанс министры Антон Силуанов белдерде. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

"Мин моңа шикләнеп карыйм. Сорау: монда икътисад бармы соң?" дип сорый министр.

"Хәтта бу Казан булса да, бернинди дә икътисад юк. Югары тизлекле магистральләрне халык күп булган җирләрдә ясыйлар. Мәскәү белән Питер арасында булса, аңлыйм әле", ди Силуанов.

Аның сүзләренчә, Мәскәү белән Казан арасында "нормаль авиа элемтә бар", очышлар тиз йөрешле поездга караганда, барыбер тизрәк. "Шуңа күрә икътисади мәгънә монда юк", дип аңлата министр.

Кытайда да югары тизлекле юлларның "чыгымнары бик кайтаралмый" дип өсти Силуанов.

Мәскәү-Казан тиз йөрешле поезд юлын икътисади үсеш министры Максим Орешкин да тәнкыйтьләгән иде. Аның фикеренчә, моңа бик күп акча кирәк. Президент Владимир Путин да магистраль төзүгә шик белдерде, проектның кирәклеген тагын бер кат тикшерергә кушты.

Мәскәүдән Казанга кадәр 770 чакрым озынлыктагы бу юл 2018 елда төзелә башларга тиеш иде. Ул Русиянең җиде төбәге аша узарга тиеш. Поезд 15 урында, шул исәптән Владимир, Түбән Новгород, Чабаксар, Казанда тукталачак дип белдерелде. Мәскәү-Казан арасын поезд 3 сәгать 30 минутта узар дип планлаштырылды.

XS
SM
MD
LG