Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чыганак: 1979 елдан бирле чыккан "Вечерняя Казань" газеты ябыла


25 декабрь "Вечерняя Казань" иҗтимагый-сәяси газетын ябу турында карар кабул ителгән. Газетны сатып алырга теләүче булмаган.

Татарстанда 1970нче еллар ахырыннан бирле чыгып килүче "Вечерняя Казань" газетының ябылуы турында үз чыганакларына сылтанып "Idel.Реалии" яза.

Чыганак сүзләренчә, сишәмбе редакциядә узган җыелышта газетның шеф-мөхәррире Хазбулат Шәмсетдинов хезмәктәрләрнең килешүе 31 декабрь тәмамлана һәм озайтылмаячак дип белдергән. Шәмсетдинов сүзләренчә, газет җитәкчелеге ярты ел чамасы сатып алучы эзләгән, әмма таба алмаган.

"Вечерняя Казань" 1979 елдан бирле чыга. Газетның гомум тиражы - 17 400 данә. Газет атнасына өч тапкыр чыга.

Соңгы елларда басмадан Марина Юдкевич, Ирина Плотникова, Инна Серова, Айсылу Кадырова, Сергей Козин кебек абруйлы журналистлар китте. "Idel.Реалии" чыганаклары мәгълүматынча, дүрт ел элек газетны "Нәфис Косметикс" ширкәтенә якын эшмәкәр Камил Гайнуллин сатып алган булган.

XS
SM
MD
LG