Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов 2020 ел президент сайлавында катнашу турында сораудан качты


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда узачак сайлауда катнашу турында: "Барысы да Алла кулында" дип җавап бирде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 25 декабрь республика журналистлары белән очрашуда 2020 елда узачак президент сайлауда катнашу турындагы сорауга ачык җавап бирмәде.

"Барысы да Алла кулында. Әлегә эшләп торабыз. 2019 елдагы сайлауда катнашырга планлаштырмыйм (Татарстан Дәүләт шурасына сайлау - ред.). Анысы да Алла кулында", дип җавап кайтарды Миңнеханов.

Татарстан президенты сайлавы 2020 елда узачак.

Татарстан җитәкчелеге президент вазифасын 2020 елдан соң да калдырырга өметләнә. Бу хакта элегрәк Татарстан парламентында комитет рәисе Шакир Яһүдин әйткән иде.

XS
SM
MD
LG