Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Борһанов: татар телен укытуның яңа методикасы нәтиҗә бирә башлады


Рәфис Борһанов
Рәфис Борһанов

Сөйләм теленә басым ясалган татар теле укытуның яңа методикасы беренче нәтиҗәләрен бирә башлаган. Телне яңа гына өйрәнә башлаучылар арасында сөйләшеп китүчеләр саны арткан.

Татар телен укыту стратегиясе әлегә юк, әмма яңа методика белән укыта башлаганнар. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов сишәмбе журналистларга сөйләде. Ул бүген үзенең бер еллык эшенә нәтиҗә ясады.

"Без татар телен уку-укытуның ниндидер аерым стратегиясен төземәдек, бу - татар конгрессы эше. Аның каравы, хәзер татар теле яңа методика белән укытыла. Бу башта бик зур бәхәс тудырган иде. Балага нәрсә кирәк, грамматикамы, сөйләм телеме? Басымны аралашуга ясарга булдык. Моның уңай җимешләре турында да әйтергә мөмкин - икенче чирек тәмамланып кына килә, әмма беренче нәтиҗәләр бар: татар телен яңа гына өйрәнә башлаучылар арасында сөйләшеп китүчеләр арткан. Бу татарлар яисә урыслар гына түгел, ә бишлегә укучылар. Гадәттә мондый балалар барлык фәнне дә яхшы үзләштерә. Димәк, яңа ысул белән телне өйрәнү алар өчен авыр түгел", диде министр.

Кызыклы мәгълүмат министрлык тараткан релизларда да очрады. Былтыр 1200 эшсез калган татар теле укытучыларын яңа фәннәрне укытуга әзерлек өчен Татарстан казнасыннан 22 миллион сум тотканнар. Хәзер бу укытучылар урыс телен, тарих укытырга, башлангыч мәктәпләрдә, балалар бакчаларында яки логопедия кебек юнәлешләрдә эшләргә мәҗбүр. Министрлык быел да мөгаллимнәрне яңа фәннәргә өйрәтергә әзер, ләкин әлегә теләк белдерүчеләр табылмаган.

Рәфис Борһанов сөйләвенчә, хәзерге вакытта мәктәп балаларының 68,6 проценты татар телен, 29,9 проценты - урыс, 1,5 проценты башка телләрне: чуаш, удмурт, мари, мордва (эрзя, мукшы) һәм иврит телен сайлаган. Борһанов әйтүенчә, Татарстан - "туган тел" предметын укытуда әйдәп баручы төбәк.

"Без ана телебезне саклап калырга тырыштык, бу тәҗрибә башкалар өчен дә үрнәк алырдай. Шул исәптән урыслар өчен дә. Чөнки урыс теле элек-электән укытылса да, туган тел буларак укытылмаган иде. Безнең методика, концепциягә ихтыяҗ зур, күпчелек милләт вәкилләрендә мондый тәҗрибә юк иде. Бездән сорыйлар, кызыксыналар", ди Борһанов.

Аның сүзләренчә, Русиядә әлегә туган телләр укыту концепциясе юк. Ул туып кына килә, документны Петербурдагы Герцен исемендәге институт эшләп төзергә тиеш. Борһанов "безне алар фикер алышырга чакырмасалар да, үзебез барып катнаштык” диде. Татарстан үз тәкъдимнәрен киләчәктә дә кертергә җыена, соңрак документны федераль министрлык расларга тиеш. Рәфис әфәнде фаразлавынчә, бу эш киләсе елның беренче яртысында тәмамланырга мөмкин.

Татарстан дәүләт шурасы депутаты булып торган Борһанов 2017 елның декабрендә мәгариф министры булып билгеләнде. Ул татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укыту өчен көрәшкән элекке министр Энгель Фәттаховны алыштырды.

XS
SM
MD
LG