Accessibility links

Миңнеханов татар телен белмәгән журналистны тәнкыйтьләде


Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда, 25 декабрь 2018
Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда, 25 декабрь 2018

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татарча аңламаган журналистларны тәнкыйтьләде һәм татар телен саклауда күп эшләр башкарылачагын әйтте. Ләкин конкрет эшләрне тәгаенләмәде.

Журналистлар белән елга нәтиҗә ясау очрашуында быел Рөстәм Миңнеханов татар телен еш кулланды. Урысча бирелгән кайбер сорауларга да Миңнеханов татарча җавап бирде. Хәтта ахырдан татарча аңламаган журналистны тәнкыйтьләде.

"Исемең ничек? дип сорадым. Шуны да аңламыйсың. "Минем исемем Павел. Исәнмесез", дигән сүзләрне өйрәнеп булмыймы? Син бит журналист. Халык белән аралашасың. Бу синең һөнәри дәрәҗәң хакында сөйли", дип тәнкыйтьләде президент каләм әһелен.

Рөстәм Миңнеханов татар телен саклау, үстерүдә күп эшләр башкарылачагын әйтте. Ләкин нинди эшләр икәнен тәгаенләмәде. "Казанда татар телендә белем бирүче бер генә мәктәп калды. Алга таба нинди эшләр башкарырга уйлыйсыз?" дигән сорауга президент барысы да үзебездән тора дип белдерде. "Без бүген барыбыз да эшебезне урыс телендә алып барабыз. Үзебездән тора. Әгәр өйдә, бәйрәмнәрдә, очршуларда кулланмасак, аның кирәге калмый. Конституциядә ул хөкүмәт теле диелгән. Ләкин үзебезнең игътибарыбыз җитми. Шуңа күрә без очрашуларда да татарча сөйлибез. Кем аңламый икән, урысча язма белән бирәбез, тәрҗемә итәбез. "Шаян ТВ" каналы аша балаларга татар телен кызыклы итәбез. Үзебездән тора. Телебезне яратырга тиешбез. Нигә соң йөз ел элек киткән татарлар җылый-җылый татарча өйрәнә? Австралия, Финляндия булсынмы. Ә без әзергә-бәзер, үзебезнең телдә сөйли алмыйбыз. Бу безнең булдыксызлыкны күрсәтә. Үзеңнең ата-балаларыңны, гореф-гадәтләреңне хөрмәт итмәү. Үзебез тырышырга тиеш. Бөтенебез дә урысча сөйләшә башласак? Шуннан ни? Без урыс телен урыслар кадәр беләбез. Безнең бу юнәлештә эшлисе эшләр күп әле", диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан мәктәпләрендә татар теле ихтыярига калдырылганнан соң, Миңнеханов та, башка түрәләр дә телне гаиләдә сакларга чакыра, "үзебезгә сөйләшергә" кирәк дип чыга башладылар. Күптән түгел "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумында татар телен саклауда эшмәкәрләр дә ярдәм итәргә тиеш дип сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG