Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары Кытайдагы геноцидны хөкем итәргә чакырды


Пикеттан күренеш
Пикеттан күренеш

26 декабрь Казанда татар активистлары Кытай мөселманнарын яклап пикет уздырды.

Тинчурин бакчасында үткән пикетта "Татарлар! Кан кардәшләребез уйгырларны, казакъларны, яклап бердәм күтәрелик", "Фашист Германиясе 1938 = Кытай 2018", "Тәрбия лагерьлары тоткыннарына азатлык", "АКШ, Русия, Британия, Франция! Кытайдагы геноцидны хөкем итәргә чакырабыз" дигән татарча, казакъча һәм урысча язылган шигарләр күтәрелде.

Пикетны оештыручы ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка хәзерге вакытта Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендә геноцид, этноцид һәм көчләп асимиляция сәясәте алып барыла, дип белдерде.

"Без БМОның Иминлек шурасыннан Кытайның бу сәясәтен тикшереп аңа каршы карар кабул итүен, БМОның даими әгъза илләреннән Кытайда кеше хокукларының бозылуын күрсәтүен таләп итәбез", диде ул.

Зәкиев фикеренчә, Кытайның югары хакимияте асимиляция сәясәте белән уйгырларны кытайга әйләндерергә, барлык башка халыклардан котылып 100% кытайлардан торган җәмгыять булдырырга тели.

Кытайдагы "тәрбия лагерьлары" Һитлерның концлагерларын һәм Сталинның Гулаг системын хәтерләтә дип белдерде Фәрит Зәкиев.

Соңгы елда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган.

АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Кытай дипломатлары исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Алар дөнья матбугатында мөселманнар өчен "тәрбия үзәкләрен" яклап чыгыш ясый. Дипломатлар Кытайның мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

XS
SM
MD
LG