Accessibility links

Наил Нәбиуллин милли хәрәкәттән китүен белдерде


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

12 ел милли хәрәкәттә катнашкан татар яшьләре активисты Наил Нәбиуллин Азатлыкка милли эшләрдән читләшәчәген, вакытын гаиләсенә, журналистика факультетында белем алуга һәм шәхси эшләренә бүләчәген белдерде.

"Азатлык" татар яшьләре берлегенең элекке җитәкчесе Наил Нәбиуллин үткән елларда башкарган эшләренә нәтиҗә ясап, татар яшьләренең бәйсез, милли, иҗтимагый һәм сәяси оешмасын булдыра алуларын һәм аны даими рәвештә эшләтүләрен җиткерде.

"Без шушы елларда, беренчедән, хакимият алдында даими рәвештә конкрет таләпләр, милләт алдында конкрет бурычлар куйдык. Ул бурычларны үтәргә тырыштык. Телне, халкыбызны саклау мәсьәләләрен күтәрдек. Урам чаралары оештырдык. Милли хәрәкәттә Иҗтимагый үзәккә йөрүче олылар гына булмавын, яшьләрнең дә булуын дәлилләдек һәм күрсәттек.

Икенчедән, милли үзаңны үстерү юнәлешендә шактый эшләр башкардык, яңалыклар да керттек дип уйлыйм. Мин үземнең эшем белән кәнәгать", диде ул.

Наил Нәбиуллин "Азатлык" татар яшьләре берлегенең максатларына тукталып, алга таба бу хәрәкәттән берәр сәяси партия да корылырга мөмкин, дип белдерде.

"Безнең беренче максатыбыз яшьләрнең бәйсез, сәяси, иҗтимагый оешмасын булдыру иде. Ул булдырылды һәм ничек кенә булмасын, төрле басымнарга карамастан, эшли һәм алга таба кирәкле шартлар булганда ул сәяси партия тудыруга да китерергә мөмкин.

Икенчедән, без Гаяз Исхакилар юлын дәвам итеп, иҗтимагый фикерне киңәйтеп, татар яшьләрендә дә милли фикер барлыгын һәм аның көчле булуын күрсәттек. Халкыбызның хокукларын яклауга үз өлешебезне керттек дип уйлыйм" диде ул.

Алга таба татар яшьләренең милли хәрәкәтенә кабат әйләнеп кайтырга уйлыйсыңмы, дигән сорауга Нәбиуллин, "минем өчен хәзер иң мөһиме гаиләм, күп вакытымны гаиләмә багышларга уйлыйм. Алга таба күз күрер, милли хәрәкәткә кайту-кайтмаячагымны бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә", дип җавап бирде.

XS
SM
MD
LG