Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибайда һавага зарарлы матдәләр чыгаручы завод туктатылып тора


Мәхкәмә Сибайдагы бер заводның эшчәнлеген туктатып тору карары чыгарган. Ул атмосферага тонналаган зарарлы матдәләр чыгарган.

Башкортстанда мәхкәмә приставлары "Сибай бораулау реагентлары корылмасы"ның эшчәнлеген туктаткан. Мәхкәмә ачыклавынча, завод атмосферага тонналаган зарарлы матдәләр чыгарган һәм шәһәрдә күкерт исе чыганагы булган. Тикшерү корылмадан чыккан истә углерод оксидының 4,1 тапкыр артык булуын күрсәткән.

Завод җитәкчесенә зарарлы матдәләр чыгаручы корылмаларны 90 көнгә туктатып торуны һәм хилафлыкларны төзәтергә кушылган диелә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе хәбәрендә.

Сибай халкы начар искә ноябрь урталарыннан бирле зарлана. Әлеге хәлне тикшерү өчен махсус комиссия булдырылды. Элегрәк Сибай тирәсендә ташландык карьерда мәгъдән яна, шуның исе чыга дип белдерелгән иде.

XS
SM
MD
LG