Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал": Оренбур өлкәсенең Куандык һәм Гай районнарын Башкортстанга бирергә кирәк


Идел-Урал төбәге харитасы
Идел-Урал төбәге харитасы

Активистлар әлеге башлангыч Оренбур башкортларына ярдәм итәр һәм Казакъстанга турыдан-туры юл ачар иде дип саный.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Оренбур өлкәсенең Гай һәм Куандык районнарын Башкортстанга кире кайтару башлангычы белән чыкты. Активистлар бу хакта республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка хат язды. Хат башкорт телендә.

"Көнчыгыш Оренбур башкортларының үз телләрен саклап калу мәсьәләсендә нинди кыенлыклар кичерүе сезгә мәгълүм, әлбәттә. Башкортстанның үзендә дә туган телләрендә белем алу өчен бердәй яхшы шартлар тудырылмаган, әмма Оренбур башкортларының хәле бу җәһәттән аеруча аянычлы", диелә мөрәҗәгатьтә.

Хәрәкәт вәкилләре фикеренчә, Оренбур өлкәсе башкортлары Башкортстан ярдәменә мохтаҗ. Бүгенге көндә күрсәтелгән ярдәм җитәрлек түгел ди алар. "Көрчектән чыгуның бердән-бер юлы бар - ул Оренбур өлкәсенең административ районнарын һәм аерым төбәкләрне Башкортстанга кертү. Тарих ягыннан караганда да, икътисад ягыннан да бу нигезле адым", диелә хатта.

"Азат Идел-Урал" беренче чиратта сүз Башкорт Кәнсере, Акчура, Зур Сурай, Бәләкәй Сурай, Беренче Йомагуҗа, Аскар, Бурангол, Ишкилде, Ишбирде, Бәләкәй Хәлил, Нарбулат, Иске Хәлил, Яңа Воронеж авыллары турында бара ди. Активистлар фикеренчә, бу башлангычны тормышка ашыру Казакъстан белән икътисади һәм мәдәни бәйләнешләрне ныгытуга да ярдәм итәр иде.

Башкортстанда күрше төбәкләр белән чикләрне билгеләү эше бара. Быел республика Пермь крае белән чикләрне билгеләп, моны аерым килешү белән теркәде.

2019 елда Башкортстан Оренбур өлкәсе белән чикләр турында килешү төзергә тиеш.

Гай һәм Куандык районнары элек Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасының Үсергән һәм Зилаир кантоннарына кергән булган.

XS
SM
MD
LG