Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар йорты булдырырга теләүчеләр акча таба алмый


Уфада татар яшьләренең Тукай бәйгесе. 2017 ел
Уфада татар яшьләренең Тукай бәйгесе. 2017 ел

Уфада татар милли чаралары өчен бина булдыру максатында оештырылган "Татар халык йорты" фонды әлегә нибары ике дүрткел метрлык кына акча җыя алган. Миллионнан артык татар яшәгән Башкортстан хакимиятләре татар йорты булдыруда ярдәм итмәгәч, оештыручылар Русия татарларына мөрәҗәгать белән чыкты.

Башкортстанда быел рәсми теркәлеп эшли башлаган "Татар халык йорты" исеменнән Русиядә яшәүче милләттәшләргә мөрәҗәгать итә.

"Татар халык йорты" мәдәни чаралар уздыру, белем, балаларга тәрбия бирү үзәге буларак, барлык милләтләргә үрнәк булыр иде. Үзебезне үзебез күтәрсәк кенә дөньябыз чәчәк атачак, сүзебез үтәчәк, башкалар да ихтирам итәчәк", диелә әлеге ярдәм сорау мөрәҗәгатендә.

Фондны оештыручы һәм идарә рәисе Наил Хәкимов әйтүенчә, фондка җыелган акча әлегә бик аз. Уфадагы торак хакларына ярашлы нибары ике дүрткел метрга гына җитәрлек. Ягъни бәдрәфкә дә җитми. Фонд эшчәнлеге турында Хәкимовның үзе белән сөйләштек.

– Фонд нинди максаттан булдырылды?

Наил Хәкимов
Наил Хәкимов

– "Татар халык йорты" фондын оештыруның төп максаты – Уфа шәһәренең күркәм үзәгендә шундый ук исемле бина төзеп яки әзер бина сатып алып, шул бинада мәдәни чаралар уздырып, республикадагы барлык милләттәшләребезне, милли оешмаларыбызны берләштерү. Ул республикада яшәүче башка милләтләр белән дә дуслыкны ныгытуга ярдәм итәр иде. Милли телләр кулланыштан югалып барган бу вазгыятьтә балаларга һәм яшүсмерләргә рухи тәрбия бирү, милли үзаң уяту үзәге итеп тә күрәбез.

– Фондны ачуда нинди авырлыклар булды? Оештыру эшләре күпме вакытны алды?

– Соравыгызның соңгы өлешеннән башлыйм. Әлбәттә, андый эшне оештыру бик тиз дә, ансат та түгел. Фонд булдыру турында ТИҮнең киңәйтелгән җыелышында карар кабул иткәннән соң ике ел узгач кына теркәү кәгазьләрен кулга алдык. Үзебезнең оешу гамәлләре, низамнамәне җентекләп тикшереп, җиренә җиткерүләр хәтсез вакытны алды. Теркәү документларын әзерләүдә юристлар яллаганлыктан, юстиция министрлыгында әллә ни авырлыклар тоймадык.

– Мондый фонд ачу өчен элек тә омтылышлар булган иде кебек.

Республикабызда миллион ярым татар булганда, һәрберсе берәр тәңкә бирсә дә, миллион ярым була бит дип уйлаган идек

– Әйе, 2009 елда минем тырышлык белән моңа охшашлы фондны юридик теркәргә тырышып карасак та, ул тормышка ашмады. "Уфа татарлары мәдәниятен үстерү фонды" дип атап, теркәлүсез генә эш майтарып булмады. Утын өстәмәгән учак пыскып яна да сүнә. Ул фондның да язмышы шул учактай булды. Быел төзелгән фонд ул язмышка дучар булмас дигән өметтәбез.

– Татар йорты ни өчен кирәк? Анда ниләр булыр дип күзаллана?

– Балалар өчен төрле түгәрәкләр, яшьләр өчен чаралар уздыру, якташлар, яшьтәшләр өчен очрашу кичәләре үткәрү. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүче балаларга дәресләр оештыру, спорт, дин, шигърият, композиторлар, рәссамнар белән төрле чаралар, кичәләр, күргәзмәләр үткәрү һ. б.

– Фондка акча җыю ничек бара?

– Без фонд турында башлап сүз кузгатканда ук, республикабызда миллион ярым татар булганда, һәрберсе берәр тәңкә бирсә дә, миллион ярым була бит дип уйлаган идек. Ә бит Татарстандагы дусларыбыз да бар әле. Хәлле татарларыбыз, депутатларыбыз, эшкуарлар Татарстан, Башкортстан, Русия күләмендә аз түгел. Аларга да өмет зур. Уфадагы һәм Казандагы хәлле милләттәшләребезгә, хакимият әһелләренә ярдәм сорап йөзгә якын хат җибәргән идек. Хатыбызның эчтәлеге ышандырырлык булмадымы, әлегә фондка матди ярдәм күрсәтүчеләр бик аз.

* * * *

2000-нче елларда Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге ул чактагы республика президенты Мортаза Рәхимовка татар милли чаралары өчен Уфаның Резин техник эшләнмәләр заводы мәдәният сараен сорап мөрәҗәгать иткән иде. Чөнки завод мәдәният сараен финанслый алмый башлаган иде. Ул чактагы Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге җитәкчесе Рамил Бигнов мәдәният сараен файдалану концепциясен дә төзеде. Ул төркемнең җитәкчесе, күренекле композитор Алик Локманов Азатлыкка шул чордагы эшчәнлекне искә төшерде.

Алик Локманов
Алик Локманов

"Без – артистлар, композиторлар, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнардан торган идарә төзегән идек. Анда хакимияткә бу бинаны ничек файдаланырга җыенуыбыз турында документ әзерләдек. Ул бик бай эчтәлекле иде. Бинада татар ашлары йорты, каһвәханә, ресторан, китапханә, милли киемнәр тегү остаханәсе, милли музыка кораллары сату һәм уйнарга өйрәтү түгәрәкләре, фольклор төркеме, милли көрәш секциясе һәм башка чаралар оештыруны планлаштырган идек. Бинаны төрле сәбәпләр табып бирмәделәр. Хәтта сатып алып та булмады", диде Локманов.

XS
SM
MD
LG