Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Кырым һәм Украинаның калган өлеше арасында койма тотуны тәмамлавын белдерде


Кырым белән Украинаның калган өлеше арасында административ чик
Кырым белән Украинаның калган өлеше арасында административ чик

Русия куәт оешмалары 60 чакрымлы бу койма "диверсия-күзәтү төркемнәрен туктату, чик аша корал, төрле тауарлар, тәмәке һәм хәмер, ягулык, наркотиклар һәм психотроп матдәләр алып керүне булдырмау" максатыннан төзелде дип белдерә.

ФСБ хезмәткәрләре аннексияләнгән Кырым белән Украинаның калган өлеше арасындагы чиктә 60 чакрымга сузылган койма тотуы турында белдерде. Бу хакта куәт оешмасы матбугат хезмәтенә сылтанып Русия басмалары яза.

Койма берничә төрле корылмадан тора, анда видекүзәтү һәм чиккә таба хәрәкәт итүчене билгели алучы махсус җиһазлар урнаштырылган диелә.

Русия куәт оешмалары койма "ихтимал диверсия-күзәтү төркемнәрен туктату, чик аша корал, төрле тауарлар, тәмәке һәм хәмер, ягулык, наркотиклар һәм психотроп матдәләр алып керүне булдырмау" максатыннан төзелде дип белдерә.

Матбугат чаралары язуынча, койма төзү өчен Русия казнасыннан 212,9 млн сум акча бүленгән.

Украина җитәкчелеге әлегә бу мәгълүматка фикер белдермәде.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң Украинаның калган өлеше белән ярымутрау арасында формаль яктан административ, әмма фактик яктан чын дәүләт чикләре урнаштырылды. Херсон өлкәсендә Кырым белән административ чиктә өч керү-чыгу капкасы эшли - "Каланчак", "Чонгар" һәм "Чаплинка".

XS
SM
MD
LG