Сораштырылган кешеләрнең 60 проценты 2018 елның эш ягыннан 2017дән күпкә авыррак һәм катлаулырак булганын белдергән дип яза Бизнес-онлайн. 11 процент кеше генә эш табуның җиңелрәк булуын әйткән. Топ-менеджерлар арасында 69 процент кеше 2018 елның эш ягыннан шактый катлаулы булуын белдерде.
Киләсе елга килгәндә, сораштырылганнарның 45 проценты 2019 ел 2018гә караганда авыррак булачак дип саный. Тагын 15 процент киләсе ел 2018 ел кебек үк катлаулы булыр дип исәпләвен әйткән. 11 процент кеше киләсе ел җиңелрәк булыр дип көтә. Иң пессимистик карашлар сәнгать, күңел ачу, масс-медия һәм банк өлкәсе хезмәткәрләрендә.
45 процент 2018 елда эш урынын яки вазифасын алыштырмавын белдергән. 9 процент югарырак вазифа алган, 40 процент башка эш урынына күчкән. 19 процент кеше хезмәт хакының кимүен, 34 процент үзләренең эш урыннарында хезмәткәрләрнең киметелүен белдергән.
HeadHunter хосусый оешмасы Русиядә эш базары һәм онлайн-рекрутмент белән шөгыльләнә.