Accessibility links

Илшат Әминов Татарстан журналистлар берлеге рәисе вазифасына тәкъдим ителде


Илшат Әминов
Илшат Әминов

Әлеге тәкъдим белән Римма Ратникова чыкты. "Вакытында китә белү мөһим. Миңтимер Шәймиев яхшы үрнәк күрсәтте", диде ул.

"Яңа гасыр" телерадиоширкәте (ТНВ) мөдире Илшат Әминов Татарстан журналистлар берлеге рәисенә намзәт буларак тәкъдим ителде. Әминовны бу вазифага берлекнең хәзерге җитәкчесе Римма Ратникова тәкъдим итте.

"Корылтай алдыннан үз намзәтемне тәкъдим итимме дип озак уйладым. 24 ел - бик озак вакыт. 24 ел - тормышымның зур өлеше. Вакытында китә белү мөһим. Миңтимер Шәймиев безгә яхшы үрнәк бирде", диде Ратникова. Ул "депутат мандаты булган кеше берлек рәисе булса, яхшырак булачак" дип, Илшат Әминов намзәтен чыгарды.

2019 елның 24 гыйнварында Татарстан журналистлар берлегенең XIX корылтае узачак. Калган намзәтләрнең кем булуы әлегә билгеле түгел.

Илшат Әминов - "Яңа гасыр" телерадиоширкәте мөдире, Дәүләт шурасы депутаты, журналистика өлкәсендә "Бәллүр каләм" бәйгесенең жюри рәисе.

XS
SM
MD
LG