Accessibility links

Кайнар хәбәр

2019 елда тамашачыларның бер өлеше ТНВ белән БСТ каналларыннан мәхрүм калачак


Архив фотосы
Архив фотосы

Киләсе елда Русия тулысынча дигитал каналлар күрсәтүгә күчә. Бу исә Татарстан белән Башкортстан телеканалларын карау аудиториясен киметәчәк. Бушлай мультиплекс пакетында милли республикаларның каналлары юк.

2019 елдан Русиядә гадәти аналог каналлар күрсәтү туктатыла башлый. Аның урынына дигитал каналлар гына калачак. Үзгәрешләр ел дәвамында әкренләп керәчәк. 11 февральдә җиде төбәктә, ә 3 июньнән бөтен Русиядә, шул исәптән, Татарстанда да яңа тәртипләр гамәлгә ашачак.

Әгәр телевизор 2012 елга кадәр сатып алынган булса, проблем булмас дип көтелә. Ә иске "тармтмалар" хуҗасына йә телевизорларын яңага алыштырырга, йә махсус җайланма сатып алырга туры киләчәк.

Әмма Русия хакимияте тәкъдим иткән мультиплексларда бушлай каналлар арасында милли республикаларга урын табылмады. Шуңа да Татарстанның ТНВ, Башкортстанның БСТ һәм башка татар-башкорт каналларын бары кабель телевидениесе, яки иярчен аша гына карап булачак.

Татарстан бушлай мультиплексларга керер өчен берничә ел көрәшеп карады. Тик Мәскәү милли республикаларга бернинди ташлама да бирмәде. Әле 6 декабрьдә Казанда Русия элемтә министры урынбасары, Русия Федерация шурасы әгъзалары катнашында узган киңәшмәдә дә бу турыда сүз булды.

"Бездә халыкның күпчелек өлеше татар телендә эфир карый. Шуңа да бу сорау безнең өчен ачык кала", дип белдергән иде ул вакытта Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

"Безгә өченче, дүртенче мультиплексларны ачып, анда төбәк каналларын кертү кирәк", дигән иде ТНВ ширкәте баш мөдире Илшат Әминов.

Ләкин моңа карап Мәскәү түрәләре төбәк каналларына бернинди вәгъда дә бирмәде. Бары ОТР каналында төбәкләрнең программаларын күрсәтеп булачагын ышандырды.

Әйтергә кирәк, Татарстанда цифрлы каналларга күчәргә 159 авыл әзер түгел. Шулай ук милли республикаланы инкарь итүче бушлай мультиплекста арасында Спас кебек правослау каналы да кертелгән.

XS
SM
MD
LG