Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эмиль Гарипов: "Телсез милләт була алмый"


"Ак Барс" хоккей такымы капкачысы Эмиль Гарипов
"Ак Барс" хоккей такымы капкачысы Эмиль Гарипов

Казанның "Ак Барс" хоккей такымы капкачысы Эмиль Гарипов якын арада компьютер клубы ачарга җыена. Азатлык такымда бердәнбер диярлек татарча сөйләшүче Эмиль белән татар теленең киләчәге, тел низагына карата фикерләре, намаз бүлмәсе дә булган комьютер клубын ачу нияте турында сөйләште.

Эмиль, Казанда намаз бүлмәсе булган компьютер клубы нинди максаттан, кайчан ачылачак?

― Казанда түгел, Мәскәүдә ачу планлаштырыла. Компьютер клубы ул. Киберспорт уеннары клубы. Җайланмаларда футбол, хоккей уйнап булачак. Дин ягыннан карасаң, бәлки ул бик әйбәт әйбер дә түгелдер инде. Әмма без анда намаз бүлмәсе дә булдырырга уйладык. Кеше уйнаса да, намаз вакыты килсә, кереп намаз укый алу мөмкинлеге булачак.

― ​Ислам динен тотуыгыз күпләргә билгеле. Ул сезнең тормышыгызда ничек чагыла, такымдагы иптәшләрегезнең моңа карашы нинди?

Эмиль Гарипов
Эмиль Гарипов

― Минем дингә килүемә биш ел. Аллаһы Тәгалә вакыты җиткәч кертеп җибәрде. Такымдагы егетләр минем диндә икәнне белә. Әлһәмдулиллаһ, такымда миннән башка тагын бер егет ислам динен тота. Такымдагы уенчылар минем ислам динендә булуымны беләләр һәм моңа әйбәт карыйлар.

― ​Такым уеннарда җиңү яулагач, сез боз өстендә үк сәҗдәгә китәсез, моңа такымдагы уенчылар нәрсә ди?

― Әйе, мин шулай итеп Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтемне белдерәм. Такымдагы уенчылар моңа аптырамый.

― ​Барысы да сезнең гарәпчә язылган шлемыңа игътибар итә, аны кайда ясаттыгыз?

― Ярославльдә бер егет ясап бирде. Рәсемнәрен аңа җибәргән идем, ул шуннан карап ясады. Әле яңасы да ясала. Ниндирәк буласын әйтә алмыйм, чөнки үзем дә күрмәдем.

― ​Балачакта татар булганы өчен хоккейчы Николай Хәбибуллинга җан атканыгызны, аны үрнәк итеп алуыгыз турында әйтәсез. Хәзерге вакытта сезгә кем үрнәк?

― Хәбибуллин ярым татар бит. Аннан соң ул бер ел Казанда да уйнаган иде. Шул вакытта ошатып калганмындыр инде. Хәзер үрнәк итеп алган хоккейчым, кумирым юк.

― ​Татарстанның хоккей яки башка спорт төре такымнарында читтән чакырылган уенчылар түгел, ә биредә туып-үскән спортчылар уйнасын өчен нишләргә кирәк?

― Минемчә, тырышлык кирәк. Аллаһы Тәгалә синең тырышлыгыңны күрсә үзе булыша, юлларны ача.

― ​Хәзер такымда ничә татар уенчысы бар?

― Мин, Альберт Яруллин, Данис Зарипов, Рафаэл Батыршин. Безнең тренерыбыз Зиннәтулла Биләлетдинов бар.

― ​Алар белән татарча сөйләшәсезме?

― Алар татарча белми шул.

"Ак Барс" капкачылары Эмиль Гарипов (с) һәм Владислав Подъяпольский
"Ак Барс" капкачылары Эмиль Гарипов (с) һәм Владислав Подъяпольский

― ​Капкачылар Шарыченков белән Подьяпольскийны көндәш дип саныйсызмы?

― Юк. Мин үз уеныма гына карыйм. Чемпионат башында җәрәхәт аркасында бер ай чамасы уйнамый тордым, минем урынга алар капканы саклады.

― ​"Ак Барс"ның кайсы уены сезнең өчен истә калырлык булды?

― Әлбәттә Гагарин касәсе финалының соңгы уенындагы җиңү инде.

― ​Гагарин касәсен алгач такымнар гадәттә касәгә шампан шәрабын салып эчәләр. Сез финалда җиңгәч нәрсә эшләдегез?

― Юк мин алай күтәрмәдем касәне. Сөендем әлбәттә. Намаз укыдым да өйгә кайтып киттем.

― ​NHLдан (Төньяк Америка хоккей лигасы) тәкъдимнәр килгәне булдымы?

― Әйе, булды андый тәкъдимнәр...

― ​Нигә китәргә уйламадыгыз?

― Белмим.

― ​"Ак Барс"ны үз иткәнгәме әллә океан артына китәргә иртәрәк әле дип уйладыгызмы?

― Юк, иртә түгел анысы. Шулай туры килде инде, нечкәлекләрен сөйләп торасым килми.

― ​Шулай да, бәлки, анда китеп уңышка ирешә алмаган хоккейчылар тәҗрибәсен исәпкә алып бу адымга бармадыгызмы?

― Юк, һәрбер кешенең үз гамәле. Мин башка кешеләргә беркайчан да карамыйм, үз юлым, үз максатым бар.

― ​Ә Континенталь Хоккей Лигасының (КХЛ) берәр такымыннан яхшырак тәкъдим килсә, нишләр идегез?

― Китмәс идем, мөгаен. Мин бит монда туып үсеп, хоккейны монда уйныйм. Моннан ничек китим инде. Аннан соң китү-китмәү миннән генә дә тормый бит әле. Син монда кирәкмисең дип әйтсәләр, ул вакытта китәсең инде.

Уфаның "Салават Юлаев" такымыннан яхшы тәкъдим булса, кабул итәр идегезме?

― Мин бу сорауга хәзер җавап бирә алмыйм. Болар, ул вакыттагы шартларга бәйле.

"Ак Барс" капкачысы Эмиль Гарипов
"Ак Барс" капкачысы Эмиль Гарипов

― ​"Ак барс" уеннары вакытында Татарстан гимны да башкарыла, татар җырлары яңгыратыла, җанатарлар арасында милли җанлылар күп, такым исеме дә татарча. "Рубин" футбол такымында исә бу күзәтелми, ни өчен андый аерма?

― Бу хакта берни әйтә алмыйм.

― ​"Ак Барс" Казанда уйнаганда Татарстан гимны да яңгырый. Татарстан, татар уенчылары гадәттә Татарстан гимны уйнап беткәнчегә кадәр урыннарыннан кузгалмыйлар, читтән килгән уенчылар гимн тәмамланганчы ук шуып китү ягын карый...

― Башкалар өчен әйтә алмыйм, әмма мин гимнның тәмамлануын көтәм. Гимнга хөрмәт йөзеннән шулай эшлим. Йөрәктән килә ул.

― ​Еш кына Казанда узган КХЛ уеннарында ни өчен ике гимн уйнатыла, Русиянеке дә җиткән дигән фикерләр ишетергә туры килә. Моны читтәге хоккей җанатарлары әйтә, чөнки татарстанлылар өчен бу гадәти күренеш. Азатлык "Ак Барс" такымы җанатарлары арасында уздырган сораштыруда Татарстан гимны яңгырасын, бу – безнең үзенчәлек дип әйтте, әмма шул ук вакытта Татарстанда президент атамасына, республиканың аерым Конституциясе булганына йә шикләнеп карый, йә кирәкми дип әйтә. Сезнең бу хакта фикерегез нинди?

― Татарстан президенты атамасы ничек кирәкмәсен?! Әлбәттә, кирәк! Бу ― безнең республика, Татарстан республикасы. Монда безнең татар халкы яши. Татарстан Конституциясе, Татарстан президенты атамасы моңа кадәр булган, нигә хәзер булмаска тиеш?

― ​"Ак Барс" уенын карарга Татарстан президенты килсә, яисә әти-әниегез килсә, бу сезнең уенга берәр ничек тәэсир итәме?

― Юк, барыбер, бозга чыккач хоккей турында гына уйлыйм. Җиңгәч, әйе, әти-әниең караган булса, шатланасың, әмма уен вакытында мин берни турында уйламыйм.

― ​Узган ел Татарстанда татар теле өчен тарткалаш барды, ахыр чиктә татар теле мәктәпләрдә ихтыярига калдырылды. Сез бу тел низагын күзәттегезме, моңа карата нинди фикердә торасыз?

Болай барса 30-40 елдан татар теле бетәчәк

― Мин нигә шулай эшләгәннәрен аңлый алмыйм. Хәзер татар телен кем тели, шул өйрәнә дип ясадылар. Болай барса татар теле 30-40 елдан соң бетәчәк. Мин үзем Казанның 1нче санлы спорт мәктәбендә укыдым. Татар телен мәктәпкә кергәнче белә идем. Элегрәк татарча шәбрәк сөйләшә идем, авыл кешесе кебек белә идем. Әмма, хәзер аралашу азрак, бераз сүзләр онытыла башлый. Татар теле бетә икән, татар милләте дә бетә. Телсез милләт була алмый бит инде. "Татарин" дип әйтерләр, ә теле булмас. Татарның үзенең теле булырга тиеш.

― ​Татар телен ничек саклап калырга?

― Һәрбер ата-ана үз алдына минем балам татарча белергә тиеш дип максат куярга тиеш. Аннары укыр әле, үзе өйрәнер әле дисә, тел бетәчәк.

― ​Мәктәптән тыш татар телен үзләштереп буламы?

― Безне мәктәптә күбрәк грамматикага өйрәттеләр. Өйдә татарча сөйләшкәч, мәктәптә җиңел булды. Татар теле дәресләрен яхшы укыдым дип әйтә алмыйм. Әмма мин аны белдем һәм хәзер дә яхшы сөйләшәм дип саныйм. Ә мәктәптә татар теле дәресләреннән гел бишле алучы танышларымның хәзер берсе дә татарча белми.

― ​Татар телен ничек популярлаштырып була?

― Минемчә, бу кешедән тора. Әнә, чеченнар үз телләрен беркайчан да онытмый. Бу кешедән һәм халыктан да тора, үҗәт булырга кирәк.

― ​Ә алар ничек саклый?

― Анысын белмим. Телне саклау беренче чиратта гаиләдән торадыр. Ә бездә ничек? Хәзер күп кенә татар гаиләләре дә өйләрендә татарча сөйләшми. Минем татарча белмәгән татар дусларым бар. Хәзер алар үз телләрен белмәгәнәре өченбик үкенә . Эх, белсәм иде дип йөри...

― ​Татар яшьләренә тел, дин, милләт турында ниләр әйтер идегез?

― Эчмәсеннәр, тартмасыннар, намаз укысыннар, телне сакласыннар. Үз милләтенең кешеләре белән гаилә корсыннар. Кыскасы, дөрес итеп яшәсеннәр.

XS
SM
MD
LG