Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитогорскида торак йорт җимерелүдә өч кеше һәлак булган, 79 кеше югалган


Магнитогорскида шартлау булган йорт
Магнитогорскида шартлау булган йорт

Магнитогорскида күп катлы йортның бер кереше җимерелгән. Газ шартлау булырга мөмкин диелә. 79 кеше югалган дип хәбәр ителә.

Җимерекләр арасыннан өч кешенең мәете табылган, тагын 79 кешенең кайда булуы билгесез. Хастаханәләргә өч кеше китерелгән, аларның берсе бала дип хәбәр ителә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, йортта табигый газ шартлаган. Русия тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Магнитогорскига Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова һәм Гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев киткән.

Шартлау булган йорт Магнитогрски үзәгендә урнашкан. Анда фатирлардан тыш, офислар да бар. Барлыгы 48 фатирга зыян килгән диелә.

XS
SM
MD
LG