Украинада президент сайлау кампаниясе башланды. Илнең үзәк сайлау комиссиясе 2019 елның 3 февраленә кадәр намзәтләрдән документлар кабул итәчәк. Теркәлү узганнан соң намзәтләр 29 мартка кадәр сайлау алды агитациясе алып бара алачак.
Социологлар уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, сайлаучыларның күбесе "Батьковщина" фиркасе башлыгы Юлия Тимошенко, мәзәкче Владимир Зеленский, "Гражданская позиция" фиркасе җитәкчесе Анатолий Гриценко, оппозиция вәкиле Юрий Бойко һәм әлеге президент Петр Порошенкога тавыш бирергә җыена.
Порошенкога респондентларның 9,4 проценты тавыш бирергә әзер. Рейтингның башында Юлия Тимошенко тора (16,9 процент). Шул ук вакытта Украина ватандашлары илне нәтиҗәле идарә итүче сәясәтче күренми дип белдерә.