Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитогорскидагы шартлау корбаннары саны 16-га җитте


Шартлау булган йорт
Шартлау булган йорт

Бүген Чиләбе өлкәсендә матәм көне. Тагын 30-лап кешенең язмышы билгесез.

Магнитогорскидагы йортта булган шартлау корбаннары саны 16-га җитте. Корбаннарны шартлаудан җимерелгән йорт хәрәбәләренән аралап алдылар. Тагын 30-лап кешенең язмышы билгесез. Бүген Чиләбе өлкәсендә матәм көне буларак билгеләнә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, хәрәбәләрне аралау, кешеләрне эзләү эше тәүлегенә дүрт тапкыр алмашып алып барыла.

Тикшерү комитеты Магнитогорскида террор һөҗүме булуын раслаучы дәлилләр юк дип белдерә. Кичә кич медиада бу шартлауда террор эзе булу мөмкинлеге турында хәбәрләр таралган иде. Znak.com шартлаудан бер көн алда бу йорттагы бер фатирны ниндидер ир арендага алган, соңрак анда шартлаткыч эзе дә табылган дип язган иде. Тикшерүчеләр бернинди шартлаткыч эзе табылмады дип белдерә.

XS
SM
MD
LG