Полиция белдерүенчә, 29 декабрьдә Уфаның Салават Юлаев проспектындагы кибет хезмәткәрләре бер кешенең азык-төлек урларга маташуын күреп алган. Сатучылар сак ширкәте хезмәткәрләрен чакырган һәм сакчыларның берсе ул кешене кыйнаган. Кыйналган ир 31 декабрьдә үз өендә үлгән.
Бу турыдагы эш документлары тикшерү комитетына тапшырылган, сак ширкәте хезмәткәре тоткарланган.