Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудрин: инфляция хөкүмәт фаразлаганнан зуррак булды


Алексей Кудрин
Алексей Кудрин

Русия хисап пулаты башлыгы Алексей Кудрин илнең 2018 елдагы икътисадый күрсәткечләренә беренче йомгак ясады.

Алексе Кудрин әйтүенчә, инфляция хөкүмәт фаразлаганнан ике тапкыр диярлек зуррак, тулай җитештерү күләме планлаштырылганнан азрак булган.

2018 ел йомгакларына караганда, инфляция 4,2 процентка җиткән. Хисап пулаты белдерүенчә, 2018 елның октябрендә инфляция 2,7 процент булыр дип фаразланган булган.

2018 елда тулай җитештерү күләме 1,5 процент булган. 2018 елның октябрендәге рәсми фаразда ул 1,8 процент булыр дип көтелгән иде.

“Кешеләрнең реаль керемнәре үссә дә, процентның уннан ничәдер өлешенә генә” диде Кудрин. Октябрьдә хөкүмәт кешеләрнең керемнәре 3,4 процентка артыр дип фаразлавын белдергән иде.

Росстат исәпләүләренә караганда исә, ноябрь аенда кешеләрнең реаль керемнәре, киресенчә, 3 процентка диярлек кимегән. Бу исәпләү нәтиҗәләре чыгарылганнан соң беренче вице-премьер Антон Силуанов Росттатны реаль керемнәрне "коточкыч начар итеп" санауда гаепләде һәм бу хезмәттә эшләүчеләрне дә, эш принципларын да алыштырырга кушты. Икътисади үсеш министры Максим Орешкин Силуанов белән килешмәвен белдерде һәм Росстатның исәпләү алымнарын "дөрес, универсаль һәм халыкара", дип атады.

XS
SM
MD
LG