Accessibility links

Кайнар хәбәр

Варфоломей Украина православ чиркәве бәйсезлеген танырга чакыра


Константинополь патриархы Варфоломей (архив фотосы)
Константинополь патриархы Варфоломей (архив фотосы)

Константинополь патриархы Варфоломей Украина православ чиркәвенә автокефалия томосын тапшыру көне алдыннан дөньяның барлык православ чиркәүләренә мөрәҗәгать чыгарды.

Патриарх Варфоломей дөньяның барлык православ христианнарын Украина православ чиркәвенең бәйсезлеген танырга чакыра. Бу мөрәҗәгать Константинополь патриархатының рәсми сайтында чыкты.

Мөрәҗәгатьтә Варфоломейның 6 гыйнварда Истанбулда Киевның яңа митрополиты Епифанийга автокефалия томосы тапшырачагы турында языла. Патриарх аны 5 гыйнварда ук имзаларга җыена. Шул уңайдан ул православ чиркәүләрне Украина чиркәве автокефалиясен танырга һәм барлык православ чиркәүләрдәге гыйбадәтләр вакытында Киев митрополитын телгә алырга чакыра.

Автокефалия томосын тапшыру тантанасында Украина президенты Петр Порошенко да катнашачак.

15 декабрьдә Украина башкаласында Киев патриархатының Украина православ чиркәве белән Украина автокефаль православ чиркәве берләште һәм Константинополь патриархатына караучы Украина православ чиркәве барлыкка килүе игълан ителде. Яңа чиркәүнең Киев митрополиты итеп 39 яшьлек Епифаний еписков сайланды.

Украина президенты яңа чиркәү төзелүен "тарихи вакыйга" дип атап хуплау белдерде.

Мәскәү Кремле Украина чиркәвенең Урыс православ чиркәвеннән бәйсезлеген "таркату эшчәнлеге" һәм Украина хакимиятенең чиркәү эшләренә тыкшынуы нәтиҗәсе дип атады. Урыс православ чиркәве дә Украина православ чиркәве автокефалиясенә каршы чыга.

XS
SM
MD
LG