Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат


"Татарстан китап нәшрияты" сайты фотосы
"Татарстан китап нәшрияты" сайты фотосы

Тарихи романнар авторы, Тукай бүләге иясе Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат. Аның белән хушлашу 5 гыйнвар Язучылар берлегенең Тукай клубында узачак.

Озакка сузылган авырудан соң язучы Мөсәгыйть Хәбибуллин бакыйлыкка күчте. Бу хакта Татарстан язучылар берлеге хәбәр итә. 25 декабрьдә аңа 91 яшь тулган иде. Язучы белән хушлашу 5 гыйнвар көнне, 11:00дә Язучылар берлегенең Тукай клубында узачак.

Мөсәгыйть Хәбибуллин 1927 елда Оренбур өлкәсенең Габдрахман авылында туа. Төрле елларда Баулы, Азнакай район газетларында эшли. 1969–1971 елларда Таҗикстанда тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта. 1971 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, шуннан бирле Казанда яши.

Күпләп тарихи романнар яза. 1985 елда "Кубрат хан", 1990 елда "Илчегә үлем юк" әсәрләрен бастыра. Моннан тыш аның "Шайтан каласы", "Атилла", "Хан оныгы Хансөяр" һ.б. тарихи романнары дөнья күрә.

1996 елда ул Кол Гали исемендәге халыкара премиягә ия була. 2003 елда язучыга "Кубрат хан" китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшырыла.

XS
SM
MD
LG