Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина православ чиркәвенә автокефалия томосы бирелде


Киев һәм Украина митрополиты Епифаний
Киев һәм Украина митрополиты Епифаний

Украина православ чиркәве башлыгы, Киев һәм Украина митрополиты Епифаний Украин православ чиркәвенең автокефалиясе, ягъни Урыс православ чиркәвеннән бәйсезлеген танылуын игълан итте.

Епифаний моны дөнья православлары патриархы Варфоломейдан автокефалия томосы алганнан соң Истанбулдагы Георгий чиркәвендә белдерде.

Ул Урыс православ чиркәве астында вакыт һәм “бу дөнья көчләре тәэсире” нәтиҗәсендә соңгы өч гасырдан артык чорда Киевның дөнья патриархаты белән бәйләнешләре зәгыйфьләнүен, әмма беркайчан да онытылмавын һәм өзелмәвен белдерде.

“Хәзер украин кызы Аллаһ кушуы белән үсте һәм көчәйде”, диде Епифаний һәм Украина православлары арасында моңарчы булган бүленешкә 15 декабрьдә узган берләшү җыенында чик куелуын, бердәмлекнең торгызылуын белдерде.

Украина президенты Петр Порошенко “томос – Украина бәйсезлегенең тагын бер адымы” дип чыгыш ясады. Порошенко Украинага тантаналы рәвештә автокефалия томосы тапшырылганнан соң чыгыш ясады.
6 гыйнварда дөнья патриархы Варфоломей Украина православ чиркәве башлыгы, митрополит Епифанийга тантаналы рәвештә автокефалия томосы тапшырды. Бу чара Истанбула Константинополь патриархы утырмасы булган Георгий чиркәвендә узды.

Кремль һәм Урыс православ чиркәве Украина православларының Мәскәүдән бәйсезлек алуына ачулы реакция белдерде һәм православларны Истанбул, Анталиядәге һәм Греция утрауларындагы чиркәүләрдә гыйбадәт кылмаска чакырды.

XS
SM
MD
LG