Accessibility links

Кайнар хәбәр

Былтыргы һава һәлакәтләре нәтиҗәләре игълан ителде


2018 елның февралендә "Саратов һава юллары" ширкәтенең Ан-148 очкычы һәлакәте урыны
2018 елның февралендә "Саратов һава юллары" ширкәтенең Ан-148 очкычы һәлакәте урыны

2018 елда һава казаларында һәлак булучылар саны 2017 ел белән чагыштырганда нык арткан, шулай да узган ел барлык күзәтүләр чорындагы иң имин елларның берсе булган.

Бу хакта Нидерландта теркәлгән Aviation Safety Network (Авиация иминлеге челтәре) хисабында языла.

Былтыр һава казаларында барлыгы 556 кешенең гомере өзелгән, 2017 елда исә 44 кеше һәлак булган. 2018 елдагы иң зур һәлакәт, Lion Air ширкәте очкычы казасында 189 кеше үлгән.

2017 ел коммерция һава ширкәтләре тарихында иң имин ел булган, – барлыгы 10 һава һәлакәте теркәлгән, бишесе йөк очкычлары, бишесе юлчылык очкычлары казасы. Хәрби һәм коммерция булмаган казаларны, җирдә һәлак булганнарны да исәпкә алганда, барлыгы 24 очкыч казасы нәтиҗәсендә 230 кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG