Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль ипотекада алданучылар Казанда ялгыз пикетлар уздырды


Ялгыз пикет
Ялгыз пикет

Социаль ипотека ярдәмендә фатир алам дип акчаларын кертүчеләр "Салават күперендә" йортны төзеп бетерүне һәм фатир бәяләрен арттырмауны таләп итә.

"Салават күпере" торак комплексында социаль ипотека ярдәмендә фатирларын көтүчеләр 7 гыйнварда Казан Кирмәне диварлары янында ялгыз пикетлар уздырды. Аларның мөрәҗәгатьләре Татарстан президентына, хөкүмәтенә, төзелеш министрлыгына һәм Дәүләт торак фондына юлланды.

"Рөстәм Нургалиевич [Миңнеханов], хөкүмәт, төзелеш министрлыгы, Дәүләт торак фонды, "Салават күперендә" 11-5 санлы йортны 2019 елда дүрткел метрын 34 000 сум белән тапшырыгыз", дип язылган иде плакатта.

Активистлар Idel.Реалиига сөйләвенчә, алар 2019 елда йортларын тапшырып бетерүне һәм торак бәяләрен арттырмауны таләп итә. Дәүләт торак фонды белән 2012-2013 елларда килешү төзегәндә, социаль ипотекада катнашучылар фатирның дүрткел метры 34 мең сум булачак дип ризалашканнар. Ел саен республика хөкүмәте торак бәясен арттыру турында карар кабул итә. 2019 елда дүрткел метры 43 722 сумга җитәчәк.

11-5 санлы йортны 2014 елда ук тапшырырга тиешләр иде. Бүгенге көндә ул 80 процентка әзер. Йортны башта Дәүләт шурасы депутаты Равил Җиһаншинның "Казан" төзелеш оешмасы төзи башлады. Әмма төзеп бетерү вакытын даими кичектереп килгәннән соң, йортны "Народный дом" төзелеш ширкәтенә тапшырдылар.

Прокурор тикшерүләре мәгълүматына караганда, төзелеш эшләре 2018 елның 31 декабренә төгәлләнеп, йорт 2019 елның 1 мартына куллануга тапшырылырга тиеш булган. Дәүләт торак фондында исә әлеге мөддәтләрне расламыйлар.

XS
SM
MD
LG