Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония илдән чыгучылар өчен салым кертте


Токио метросында
Токио метросында

Салым күләме якынча 10 доллар тәшкил итәчәк һәм очкыч яки кораб билеты бәясенә бәйле булачак.

Япония 7 гыйнвардан илдән чыгу өчен салым кертте. Ул очкыч яки кораб билеты бәясенә бәйле булачак. Бу хакта Nikkei Asian Review яза.

10 доллар тирәсе тәшкил иткән әлеге салым Япония ватандашларына да, илдән чыгучы чит ил кешеләренә дә салыначак. Салымнан ике яшькәчә балалар, транзит юлчылары һәм дәүләт делегацияләре әгъзалары азат ителәчәк.

Япония хакимияте яңа салым илгә быел ук 50 миллиард иен (462 млн доллар) китерер дип көтә. Кергән акчаларны һава аланнарында миграция эшләрен тизәйтер өчен кеше йөзләрен танучы җайланмалар урнаштыруга һәм туристларга чит телдә хезмәт күрсәтүне киңәйтүгә тотарга җыеналар.

2018 елда Япониягә 30 миллион турист килгән.

XS
SM
MD
LG