Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиле Фәрхәд Самедов вазифасыннан китә


Фәрхәд Самедов
Фәрхәд Самедов

Фәрхәд Самедов вазифасыннан үз теләге белән китә. Кайбер белгечләр аның урынына элегрәк Мәскәүдә Радий Хәбиров белән эшләгән Андрей Федоров билгеләнергә мөмкин дип фаразлый.

Башкортстанның Русия президенты каршында тулы хокуклы вәкиле - республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы Фәрхәд Самедов вазифасыннан китә. Бу хакта фәрманны Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров имзалаган.

Документта Самедов вазифасыннан үз теләге белән 14 гыйнвардан китә диелгән.

Кайбер белгечләр аның урынына элегрәк Радий Хәбиров белән Русия президенты идарәсендә бергә эшләгән Андрей Федоров билгеләнергә мөмкин дип фаразлый.

Фәрхәд Самедов вице-премьер вазифасында 2017 ел башыннан, Мәскәүдә тулы хокуклы вәкил булып 2018 елның июленнән эшли иде.

XS
SM
MD
LG