Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ телеканаллары Трампның миграция турындагы мөрәҗәгатен күрсәтергә ризалашкан


Дональд Трамп
Дональд Трамп

ABC, CBS, NBC, MSNBC, CNN, Fox News and Fox Business телеканаллары АКШ президенты Дональд Трампның миграция турындагы белдерүен трансляцияләячәк.

Дональд Трампның Ак йорттан көньяк чикләрдәге "кризис" турындагы мөрәҗәгатен трансляцияләүгә АКШ телеканналары ризалык биргән.

Politico басмасы хәбәр итүенчә, ABC, CBS, NBC, MSNBC, CNN, Fox News and Fox Business каналлары президентның чыгышын күрсәтәчәкләрен раслаган. Трамп күпчелек матбугат чараларын "халык дошманнары" дип атаса да, телеканаллар һәм челтәрләрнең президент мөрәҗәгатьләрен күрсәтергә теләүләреннән файдалануын дәвам итә диелә Politico язмасында.

Соңгы атналарда Трамп һәм Конгресстагы демократлар арасында Мексика чигендә дивар төзүне финанслауга бәйле каршылык кискенләште. Президент демократларны нәкъ менә аларның позициясе аркасында шатдаун тәртибен (хөкүмәтнең берничә атна ябылып торуын) туктатып булмауда гаепли.

Дональд Трамп мөрәҗәгать белән сишәмбе кичке сәгать тугызда чыгыш ясавы турында белдерде. Бу хакта ул Twitter-да язды.

XS
SM
MD
LG