Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ студентлары татар телендә подкаст чыгара башлады


КФУ студентлары
КФУ студентлары

ТatCast-ның беренче чыгарылышында студентлар Русия һава аланнарына исем кушу, танылган кешеләргә һәйкәлләр кую, татар блогерлары һәм эстрада җырчылары турында фикер алыша.

КФУның Журналистика югары мәктәбе студентлары татар телендә подкаст чыгара башлаган. Бу хакта уку йортының матбугат үзәге хәбәр итә.

Икенче курс студенты Ильяс Баһауов сүзләренә караганда, биредә алар Татарстан һәм татарларга бәйле вакыйгалар турында фикер алышачак. "Мәдәният, спорт, сәясәт - бу безне кызыксындырган һәм фикер алышырга теләгән темаларның бер өлеше генә", ди ул.

ТatCast-ның беренче чыгарылышында студентлар Русия һава аланнарына исем кушу, танылган кешеләргә һәйкәлләр кую, татар блогерлары һәм эстрада җырчылары иҗаты турында фикер алыша.

Подкастны ITunes әсбабында һәм Журналистика югары мәктәбенең Dragon News порталында тыңларга мөмкин. Киләсе чыгарылыш гыйнвар урталарында яздырылачак.

XS
SM
MD
LG