Фән өлкәсендә хезмәт итүче кимендә 100 уйгыр галиме Кытайның мөселманнарга тәрбия бирү үзәкләренә озатылган. Бу хакта Австралиянең АВС телеканалы хәбәр итә.
Австралия хакимияте мәгълүматынча, илдән сәяси сыену сораучы Кытай ватандашлары саны бер ел эчендә 311 процентка арткан.
Соңгы елда Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.
Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.
АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.
Кытай җитәкчелеге исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Моны алар экстремизмга каршы көрәш дип атый.