Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп телемөрәҗәгатендә АКШ чигендә дивар төзергә чакырды


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты илнең көньяк чигендә койма булырга тиеш ди. Аның фикеренчә, дивар наркотиклар контрабандасына, канунсыз мөһаҗирләр агымына киртә булып торачак.

АКШ президенты Дональд Трамп телевидение аша беренче мөрәҗәгатендә Америка-Мексика чикләрендә килеп туган вазгыятьне һуманитар кризис дип атады. Ул канун чыгаручыларны чик буенда дивар төзүне финанслауга чакырды.

АКШ президенты илнең көньяк чигендә койма булырга тиеш ди. Аның фикеренчә, дивар наркотиклар контрабандасына, канунсыз мөһаҗирләр агымына киртә булып торачак. Мөһаҗирләр арасында җинаятьчеләр дә бар дип сөйләде Трамп. Меңнәрчә американ аларның корбаны булды ди президент.

Демократларны дивар төзүгә каршы булуда гаепләп, Трамп алардан "ни өчен үзегезнең йортларыгызны койма белән уратып аласыз", дип сорады.

Элегрәк Трамп Конгресстан дивар төзү өчен 5,7 миллиард доллар сораган иде. Әмма Конгрессның демократик күпчелеге финанслауны хуплаудан баш тартты. Бу Американың кайбер хөкүмәт оешмаларын эштән туктатып торуга китерде. "Шатдаун" дип аталган әлеге хәл илдә өченче атна дәвам итә.

Җавап сүзендә Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси һәм Сенатта демократик азчылык башлыгы Чак Шумер президентны "кирәксез" дивар төзүгә миллиардлаган доллар тотарга җыенуда гаепләде. Демократлар лидерлары көньяк чикләрдә кризис барлыгын кире какты. Алар хөкүмәт оешмалары тулысынча эшли башлаганнан соң гына Америка-Мексика чигендә иминлек тәэмин итү мәсьәләсендә Трамп белән хезмәттәшлек итәчәкләре турында белдерде.

АКШның көньяк чикләрендә дивар төзергә Трамп сайлау алды кампаниясе вакытында вәгъдә иткән иде. Койма төзүгә киткән чыгымнарны ул Мексика каплаячак диде. Әмма Мексика җитәкчелеге моннан баш тартты.

XS
SM
MD
LG