Accessibility links

Кайнар хәбәр

Риза Асанов: "Кырымга оккупантлар киткәч кенә кайтам"


Риза Асанов
Риза Асанов

Кырымтатар активисты Риза Асанов Кырымнан китәргә мәҗбүр булган.

Кырымнан чыгып китәргә мәҗбүр булган Риза Асанов аңа Кырымда тоткарлау һәм 10 елдан алып 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный дип белдерде. Аңа Кырымда шымчылык маддәсе нигезендә тикшерү башлаганнар.

"Кырымга кайткан очракта мине кулга алырлар иде. Мин Кырымга аннан оккупантлар киткәч кенә кайта алам", диде ул Киевта UА: КРИМ телеканалына.

"Мин Кырымда булганда әле курка идем, ә инде аннан киткәч тик кенә утырмам, АКШ, Брюссельга барырмын, ФСБ мине Кырымнан чыгарып җибәргән өчен әле үкенәчәк" диде Асанов.

"Бу хәлләр Русия матбугатында, Кырымда, Мәскәүдә Европа шымчылары йөри, алар вазгыятьне какшата, Русия күзләүчеләре кая карый, дигән коткы таратылганнан соң килеп чыкты", дип аңлатты Риза Асанов.

8 гыйнвар Риза Асанов Киевка килеп, Киевта урнашкан Кырым прокуратурасына аңа Кырымда һөҗүм булу турында гариза язган.

2 гыйнвар Кырымда Риза Асанов "Таврида" юлы турында видеосюжет төшергәндә билгесез кешеләр тарафыннан һөҗүмгә дучар булган. Бу турыда ул Facebook-та язып чыкты.

Активист язуынча, башына сугулардан ул аңын югалтып егылган, бераздан машинасы янында ятканда аңына килгән. Һөҗүм итүчеләр аңа моның "соңгы кисәтү" булуын һәм киләсе юлы аның "җан бирәчәген" әйткән. Активистның тәне күгәргән һәм баш мие селкенгән. Хастәхәнәдә табиблар аның баш мие селкенгән дигән диагноз куйган.

Асанов Кырымга 2017 елда Польшадан күченеп кайтты. Ул кырымтатарларны тоткарлаулар һәм тентүләр вакытында полиция хезмәткәрләре белән дөрес сөйләшергә өйрәтү курслары оештыра.

Асанов Керич бугазында тоткарланган, Кырымнан Мәскәүнең Лефортово төрмәсенә озатылган украин диңгезчеләренә кием, азык-төлек җыю акциясен оештырган активистларның берсе иде.

XS
SM
MD
LG