Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова язучыларның гонорарлар аркасында пенсияләре артмауга зарлана


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Язучы Фәүзия Бәйрәмова Татарстанда гонорар алучы пенсионер язучы-журналистлар "эшләүче пенсионерлар" дип санала һәм аларның пенсияләре арттырылмый дип зарлана.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәровка ачык хат язды. Язучы сүзләренчә, бары тик Татарстанда гына гонорар алучы пенсионер язучы-журналистлар "эшләүче пенсионерлар" дип санала һәм аларның пенсияләре арттырылмый.

"Гыйнвар өчен миңа узган елгы күләмдә – 13 858 сум 87 тиен пенсия китерделәр. Пенсия артмауның сәбәбе – ел барышында газет-журналлардан алынган берничә мең гонорар. Ул гонорарларны алганда безгә газет-журнал бухгалтерияләрендә "вакытлыча заказ үтәү" килешүенә кул куйдыралар, һәрхәлдә, бернинди заказ үтәү юк, вакытлыча эшләү дә юк, бары тик авторның үз ихтыяры белән язган мәкаләләре яки әдәби әсәрләре генә бар. Шуңа кул куймасаң, гонорар бирелми", ди Фәүзия ханым. Ул мондый хәл бары тик "Татмедиа" системы булган Татарстанда гына ди. "Ялган килешүләргә куллар куя-куя, без үзебезнең соңгы гонорар акчаларына шушы монстрны тотабыз, дигән сүз!" дип ачына язучы.

Ул үзенең хезмәт кенәгәсендә соңгы мөһер 1998 елда сугылганын искә ала. Шуннан бирле бер җирдә дә эшләми, бары иҗат кына итә. 2005 елда 40 еллык эш стажы белән пенсиягә чыга.

"Бүгенге көндә 48 китап авторы, Гаяз Исхакый һәм Һади Атласи бүләге иясе. Үзем ун ел буе редактор булып эшләгән Татарстан китап нәшриятында соңгы китабым 2011 елда чыкты, хәзер китапларымны үзем, китап сатып чыгарам. Минем сездән беркайчан да берни теләнеп-соранып йөргәнем юк, сезне борчучылар болай да күп, әмма пенсия акчасы – ул минем хәләл, гомер буе казынып тапкан бердәнбер керемем. Һәм аңа беркем дә кул тыгарга тиеш түгел! Югыйсә, бу акча татар түрәләренең бер утырып ашавына да җитми бит, ә мин аңа ай буе яшәргә тиеш. Әле Казанга барлык милли һәм фәнни чараларга да үз хисабыма йөрим", ди Фәүзия ханым.

Ул Әсгать Сәфәровтан "Татмедиа"дагы әлеге "тәртипсезлекне" үзгәртүне сорый.

Facebook сәхифәсенә урнаштырылган әлеге хатка тарихчы, язучы Нурулла Гариф та фикер белдерде. "Бу күп язучыларга кагыла. Бездән дә язмалар сорыйлар. Без хезмәт куйсак та, гонорар кирәкми, гонорар язмасагыз гына мәкалә язабыз дияргә мәҗбүр. Ә нәшриятлар, газет-журналлар безгә тиеннәр язып, проблем тудыра", ди ул. Фәүзия Бәйрәмова кайбер язучылар балалары исеменнән язарга да мәҗбүр дип өсти.

Русиядә 2016 елдан бирле эшләүче пенсионерларның пенсияләрен арттырмау кануны гамәлдә. Русия думасында әлеге пенсияләрне индексацияләүне кайтару темасы берничә тапкыр күтәрелде, әмма уңай карар кабул ителмәде. КПРФ, ЛДПР, "Гадел Русия" әлеге мәсьәләгә кагышлы керткән канун өлгеләрен дума 9 январьдә кире какты.

XS
SM
MD
LG