Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Ак йорт АКШта гадәттән тыш хәл игълан итү мөмкинлеген карый


Дональд Трамп пәнҗешәмбе Техас штатында
Дональд Трамп пәнҗешәмбе Техас штатында

Илдә гадәттән тыш хәл тәртибе игълан итү президент Дональд Трампка Мексика чигендә дивар төзүне башларга мөмкинлек бирәчәк диелә.

Ак йортта илдә гадәттән тыш хәл тәртибе игълан итүгә әзерләнәләр. Бу президент Дональд Трампка Мексика чигендә дивар төзүне башларга мөмкинлек бирәчәк диелә. The Washington Post үз чыганакларына сылтанып язуынча, проектны финанслау өчен акча АКШның инженер гаскәрләре фондыннан алынырга мөмкин.

NBC News телеканалы да гадәттән тыш хәл кертелгәннән соң Трамп идарәсе гаскәрнең инженер корпусыннан акча алырга мөмкин дип хәбәр итте. Биредә табигый казаларга каршы көрәш өчен бүленгән 14 млрд доллар бар, 2018 елда ул акчалар тотылмаган диелә.

Телеканал хәбәренчә, фонд акчаларын куллану планы турында Трамп пәнҗешәмбе Американың көньяк чигенә баргач сөйләшкәннәр.

Ак йортның матбугат сүзчесе Сара Сандерс NBCта чыккан сюжетны "ялган" дип атады. Әмма шул ук вакытта ул бу Трамп гадәттән тыш хәл тәртибе кертү мөмкинлеген бөтенләй үк читкә этәрә дигән сүз түгел диде.

Гадәттән тыш хәл тәртибе игълан итү Дональд Трампка "шатдаун" - хөкүмәтенең вакытлыча туктап тору хәленнән чыгарга ярдәм итә алыр иде. Шатдаун Конгресста демократлар күпчелегенең Мексика чигендә дивар төзүгә акча бирүне хупламаганнан соң килеп туды. Трамп дивар өчен АКШ бюджетыннан 5,7 миллиард доллар бүлүне сорый.

XS
SM
MD
LG