Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия элемтә министрлыгы интернетта хакимиятне тәнкыйтьләүне тыюны хупламый


Алексей Волин
Алексей Волин

Русия элемтә министры урынбасары Алексей Волин сүзләренчә, хакимият үз эшенә тәнкыйтьне тыңларга тиеш.

Элемтә министрлыгы Русия хөкүмәтенә интернетта хакимиятне мыскыл итүне тыю турындагы һәм ялган хәбәрләр таратуны тыючы канун өлгеләренә тискәре бәяләмә җибәргән. Бу хакта "Ведомости"га министр урынбасары Алексей Волин сөйләгән.

Волин сүзләренчә, түрәләр үз эшенә тәнкыйтьне тыңларга тиеш. "Дәүләт оешмалары бурычларының берсе - үз эшенә тәнкыйтьне тыныч кына тыңлау. Тәнкыйть татлы булмаса да", ди түрә.

Интернетта җәмгыятьне, дәүләтне, Русиянең рәсми символларын һәм дәүләт оешмаларын санга сукмаучы, ихтирам итмәүче материаллар тарату өчен штраф һәм административ кулга алулар турындагы канун өлгесе думага узган декабрьдә кертелде. Хакимият вәкилләрен мыскыл итү анда кече хулиганлыкка тәңгәлләштерелә. Баш прокуратурага мондый материаллар урнаштырылган сайтларны мәхкәмәгә мөрәҗәгать итми генә томалау хокукы бирелә.

Волин матбугат чараларында һәм интернетта җәмәгатьчелек өчен мөһим булган темаларга кагылышлы ялган яңалыклар урнаштыруны тыю турындагы канун өлгесенең әлеге редакциясеннән дә канәгать түгел. Канунны төрлечә аңлап була ди министр урынбасары. Шул ук вакытта министрлык әлеге документка тулысынча каршы чыкмый.

Киләсе дүшәмбе канун өлгесе Русия думасының мәгълүмати сәясәт комитетының киңәйтелгән утырышында каралачак. Элемтә министрлыгы фикерләрен исәпкә алмаска да мөмкиннәр.

XS
SM
MD
LG