Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саклану министрлыгы юлчылар утырган очкычларны Русия күгендә бәреп төшерү хокукы сорый


1983 елда Совет берлеге бәреп төшергән Көньяк Корея очкычы
1983 елда Совет берлеге бәреп төшергән Көньяк Корея очкычы

Русия саклану министрлыгы ил чиген бозучы юлчылар очкычларын бәреп төшерү хокукы бирүче карар өлгесе әзерләгән.

"Русиянең һава чикләрен саклаганда корал һәм хәрби техника куллану тәртибе" дип аталган документ Русия хөкүмәте сайтында урнаштырылган. Карар өлгесенә ярашлы, Русия чиген бозучы юлчылар очкычларының очышы кешеләр үлеме, экологик фаҗигага китерү яки стратегик корылмаларга һөҗүм белән яный һәм кисәтү сигналларына, кисәтү утына карамастан, чикләрне бозуны дәвам итә икән, аларны бәреп төшерергә мөмкинлек биреләчәк.

Документта Русия хәрбиләре очкыч Русия чигенә 50 чакрымнан якынрак килә башлагач, чара күрергә тиешләр диелә. Чик бозучы очкычны башта Русия һава аланына төшәргә яки Русия күгеннән чыгып китәргә күндерергә тырышачаклар. Әгәр кушканнарны үтәмәсә, очкычны бәреп төшерергә рөхсәт бирелә.

Әлеге чараларны сивил очкычларга карата куллану да тәкъдим ителә.

Яңа хокукый норма Русия кануннарындагы каршылыкны чишәргә тиеш дип яза "Известия". "Террорчылыкка каршы тору турында" канун Русия күгендә террорчылар тотык итеп алган очкычларны бәреп төшерү хокукы бирә. Ә 1994 елда кабул ителгән хөкүмәт карары очкычта юлчылар утырганы ачыкланган очракта, аларны бәреп төшерүне тыя. Русия чикләрен саклауда корал һәм хәрби техника куллану кагыйдәләрендә дә юлчылар очкычларын бәреп төшерү турында сүз юк.

  • 1978 елда совет хәрби очкычы Мурмански тирәсендә Совет берлеге чикләренә кергән Көньяк Корея "Боинг"ына ут ачты. Ул вакытта ике кеше һәлак булды.
  • 1983 елның 1 сентябрендә совет хәрбиләре Анкоридждан (АКШ) Сеулга очучы "Боинг-747"не бәреп төшерде. Навигация хатасы нәтиҗәсендә очкыч Сахалиннан ерак түгел Совет берлеге чигенә кергән булган. Очкычтагы 269 кешенең барысы да һәлак булды. Бу хәл дөньяда зур шау-шу тудырды, каты тәнкыйтьләнде.
  • 1987 елның маенда Маттиас Русту җиңел моторлы очкычта Совет берлеге чиген узып, Мәскәүдә Кызыл мәйданга төшеп утырды. Аңа ут ачмадылар.
XS
SM
MD
LG