Accessibility links

Кайнар хәбәр

Париж үзәгендә шартлауда зыян күрүчеләр бар


Париж полициясе шәһәр үзәгендә көчле шартлау булуын хәбәр итә. Зыян күрүчеләр бар, әмма аларның төгәл саны әйтелми.

Беренчел мәгълүматларга күрә, шартлау Парижның тугызынчы бүлгесендәге икмәк пешерү комбинатында газ чыгудан булган.

Шартлау булган урында янгын сүндерүчеләр эшли. Шартлау хәбәре "сары жилетлар" демонстрациясе барган вакытка туры килде. Чарада катнашучылар бәяләр артуга протест белдерә һәм һәр атна азагында митингка чыга. Мондый чаралар берничә тапкыр бәрелешләр белән тәмамланды. Франс Пресс хәбәр итүенчә, тәртип саклау өчен Париж урамнарына биш меңләп полиция чыгарылган.

XS
SM
MD
LG