Accessibility links

Кайнар хәбәр

КАМАЗ экипажын "Дакар" ярышларыннан төшереп калдырдылар


Архив фотосы

Русиянең "КАМАЗ-мастер" такымыннан Андрей Каргинов экипажы бер тамашачыны бәрдергән һәм туктамаган.

Быелгы "Дакар" узышлары да Көньяк Америкада үтә. "Дакар" ярышларында ел саен диярлек нинди булса да фаҗига булып тора. Менә 12 гыйнвардагы ярышларда, раллиның бишенче этабында Русиянең "КАМАЗ-мастер" такымыныннан Андрей Каргинов экипажы бер тамашачыны бәрдергән. Көньяк Африкадан узыш карарга килгән, ярышны тиешсез урында күзәткән җанатарның әлеге фаҗига нәтиҗәсендә бил сөяге сына. 60 яшьлек бу кешене ашыгыч рәвештә боралак белән хастаханәгә озаталар.

"Дакар" ярышлары кагыйдәләре нигезендә, Каргинов бу вазгыятьтә беренче ярдәм күрсәтү өчен туктарга тиеш була. Оештыручылар мондый ярдәмнәр күрсәтү өчен киткән вакытны кире кайтара. Менә шушы туктамау нәтиҗәсендә узыш комиссарлары Каргинов экипажын ярышлардан төшереп калдырырга карар итә.

Русия такымының махсус сәхифәсендә Владимир Чагинның (такым башлыгы) хәбәр итүенчә, Каргинов экипажы бәрдерүне күрмәгән. Чөнки тау менешләре булган. Алар фаҗига турында финишка килеп җиткәч кенә белә. Камазлылар бер экипажны ярышлардан алуга гаҗәпләнү белдерә. Ралли тәмамлангач кына оештыручыларга бу гамәлне дәгъва итәчәкләрен дә әйтәләр.

Моңарчы Андрей Каргинов экипажы узышларда икенче булып барды. Аларны төшереп калдыргач "Дакар"да Русиянең башка өч экипажының йөк машиналары узышында тоткан урыннары мондый: беренче урында Эдуард Николаев, икенчедә Дмитрий Сотников. Айрат Мәрдиев экипажы алтынчы урында.

6 гыйнварда Перу башкаласы Лимада башланган "Дакар" ярышлары 17 гыйнварда шушы ук шәһәрдә төгәлләнер дип көтелә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG